Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы актуаль проблемаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде.Кеше тормышы игелекле, бәхетле булсын өчен төрле өлешләр кирәк, алар арасында сәламәтлек иң мөһим урынны алып тора. 29 январь көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә «Сәламәтлек-зур байлык»дигән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче төрле диеталар, аерым туклану, гимнастика һәм дәвалау физкультурасы турында әдәбият белән таныштырды. Шулай ук дару үләннәре, бал белән дәвалау, мунчаларны могҗизалы дәвалау турында китаплар белән. Аннары чарада катнашучылар сәламәтлек турындагы интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр, дару үсемлекләре турындагы викторинада катнаштылар, «Сезнең сәламәтлек өчен яхшы киңәшләр»китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар.