29 гыйнварда Саба районы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» шәҗәрә фестиваленең йомгаклау концерты булды. Тимершык авыл җирлеген авылда данлыклы тырыш хезмәт сөючән нәсел - Хаҗимулла оныклары тәкъдим итте.Әлеге күп хезмәт сораучы бәйгегә алар ныклап әзерләнделәр: ул чыгышлар, ул күргәзмә, пешкән ризыклар.
Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әйдәгез, сез дә төзегез, балаларыбызга кадерле ядкәр калдырыйк.