“Ак төннәрнең кара көннәре” батырлык дәресе

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

27 гыйнвар көнне Саба үзәк китапханәсендә Саба гимназиясенең 7 “Д” сыйныф укучылары өчен “Ак төннәрнең кара көннәре” дип иемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р. укучыларга Ленинград блокадасында калган авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, ир-атлар белән беррәттән эшләүче балалар һәм хатын-кызлар турында сөйләде. Шулай ук блокадникларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турында сөйләве укучыларда зур тәэсир калдырды. Китапханәче Шакирҗанова И. Саба балалар китапханәсендә булган Илдус Диндаровның  «Ак төннәрнең кара көннәре» повесте турында сөйләде. Әлеге әсәрдә узган гасырның кырыгынчы еллар башында гаиләсе белән Карелиягә күченергә мәҗбүр булган, Бөек Ватан сугышын шунда каршылаган, Ленинград блокадасына эләгеп, аннан исән-имин чыга алган 14 яшьлек Гафур тормышы турында бәян ителә.  Чара ахырында укучылар белән әлеге әсәр буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International