«Блокада икмәге» Бөтенроссия Хәтер акциясе

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

18-27 гыйнварда илебезнең барлык төбәкләрендә «Блокада икмәге» Бөтенроссия Хәтер акциясе үткәрелә. Ул дошман басып алучылары тарафыннан миллионлы шәһәрне моңарчы күрелмәгән блокадада кичергән Ленинград халкының батырлыгын искә төшерергә тиеш. «Блокада икмәге» Бөтенроссия Хәтер акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора — Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә көненә икмәк бирүнең нәкъ менә шундый минималь нормасы билгеләнгән. 25 гыйнварда әлеге акциягә Лесхоз мәдәният йорты да кушылды. Акциядә катнашучыларга блокадачыларның нинди шартларда исән калулары, алар өчен бу 125 грамм икмәкнең нәрсә булуы, аның составына нәрсә керүе һәм бу кисәкне нинди юллар белән чыгарырга туры килүе турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар әлеге темага кыска метражлы документаль фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International