25 нче гыйнвар көнне Мичән төп мәктәбе, Иске Мичән мәдәният йорты, Керәнне авыл клубы эшчеләре берлегендә төрле ВУЗ ларда укучы студентлар һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында “Зачет” дигән КВН үткәрелде. КВН барышында яшьләребез төрле ярышларда катнаштылар, якты истәлекләр белән уртаклаштылар, җырлар башкардылар. Соңыннан үзләре әзерләгән күчтәнәчләр белән дусларча чәй эчү оештырылды. Бәйрәм дискотека белән төгәлләнде. Бу көн һәркем күңелендә озак сакланыр.