2025 елда беренче татар республика газетасы «Татарстан яшьләре» чыга башлауга 105 ел тула. Әлеге әһәмиятле басманың юбилее- журналистика өчен генә түгел, бөтен татар мәдәнияте өчен дә әһәмиятле вакыйга. Үзенең тарихында редакция берничә тапкыр исемен һәм форматын үзгәртте, ләкин үз укучылары өчен һәрвакыт кызыклы һәм файдалы булып калды. Бу юбилей уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә «Ак калфак » клубы өчен «Безнең яраткан газетабызның туган көне » дип исемләнгән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. Чарада газетаның бай тарихы тәкъдим ителде. Катнашучылар бу басманың яшьлеккә ничек йогынты ясавы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар һәм үзләрен «Татарстан яшьләре» белән бәйли торган төрле кызыклы тарихлар сөйләделәр.