25 гыйвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Сезнең өчен, балалар, яңа китаплар» дигән темага күзәтү үткәрде. Кызыклы китап белән очрашу-ул һәрвакыт шатлык! Ә яңа китап белән очрашу-икеләтә шатлык! Балалар классик һәм заманча балалар язучыларының хикәяләре, әкиятләре, шигырьләре белән таныштылар. Матур иллюстрацияләр һәм кызыклы геройлар белән язылган бу китаплар балаларга зур шатлык бирде. Алар китаплардан кызыклы моментларны укып таныша алдылар. Ә чара ахырында балалар викторинада катнаштылар.