«Дөньяны яңа газета-журналлар белән танып бел» дип исемләнгән күзәтү сәгате

2025 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

   Россия матбугаты көне  уңаеннан, 22 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Дөньяны яңа газета-журналлар белән танып бел» дип исемләнгән  күзәтү сәгате  үткәрделәр. Китапханәче чарада катнашучыларны әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән,  Россиядә һәм дөньядагы  матбугат үсеше белән таныштырды.

Авылыбыз китапханәсе 20 төрдән артык журнал һәм газета килеп тора.

Әлеге чара барышында укучылар китапханәдәге вакытлы матбугат белән таныша һәм үзләренә ошаган  газета-журналларны сайлый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International