2025 елның 19 гыйнварында Удмуртия Республикасының Алнаш авылындагы «Олимпиец» чаңгы базасында «Ясень Кубогы» ның 6 нчы этабы-Алнаш районының биатлон буенча ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда Алнаш һәм Селта районыннарыннан, Ижау, Можга, Глазов шәһәрләреннән, шулай ук Татарстаннан (Казан, Яр Чаллы, Байлар Сабасы) барлыгы 160ка якын спортчы катнашты. Районыбызның яшь биатлончылары тренерлары Д.М. Шакирҗанов җитәкчелегендә лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу балалар үз яшь категорияләрендә беренче унлыкка керделәр:
1 урын-Хуҗин Инсаф (2010-2011 елгы яшүсмерләр)
6 урын-Шакирҗанов Әнвәр (2012-2013 елгы яшүсмерләр)
8 урын-Галимова Нәфисә (2010-2011 елгы кызлар)
10 урын — Гайнуллин Инсаф (2012-2013 елгы яшүсмерләр)
Этапта катнашучыларның барысына да әлеге ярышлар өчен махсус эшләнгән истәлекле медальләр һәм оештыручылардан кыйммәтле призлар тапшырылды.