Әгәр кешеләр табигатьне юк итүдән туктамасалар, ахыр чиктә алар үзләрен-үзләре юк итәчәкләр. Һәр кеше әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үз өлешен кертә ала: махсус билгеләнгән урыннарга чүп-чар ташларга, үсемлекләрне сакларга һәм үстерергә, күбрәк җәяү йөрергә, машинада йөрмәскә. Күргәзмәдә укучыларның табигатьне саклау турында рәсемнәре, әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемалары турында фәнни әдәбият, югалып баручы хайваннар, кошлар, бөҗәкләр һәм үсемлекләр турында энциклопедияләр , шулай ук табигать турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Күргәзмә дөньядагы, шулай ук туган төбәктәге экологик хәлгә битараф булмаган укучыларны кызыксындырды.