Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Ул тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең хәрби батырлыгына, шулай ук хәзерге геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү булачак. Шуңа бәйле рәвештә 21 гыйнвардә Олы Нырты китапханәсендә «Китап битләре Сугыш турында сөйли» тематик даими китап күргәзмәсе әзерләнгән. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ача, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманны җиңәргә батырларча һәм үҗәтлек белән көрәшкән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, башка халыкларга фашист золымын төшерергә ярдәм иткән кешеләр турында сөйли.