27 гыйнвар – Россиянең Хәрби дан көне, Ленинград блокадасын тулысынча бетерүнең 80 еллыгы. Музей хезмәткәрләре Газизуллина Р.Р., Родионова Л.И. укучыларга камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең авыр сынаулары: ачлык һәм салкын, Ленинградны совет солдатлары яклавы һәм оборонасы турында сөйләде. Блокадачыларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы турындагы хикәя балаларга зур тәэсир калдырды. Балалар тәүлеклек паек нормасын үз күзләре белән күрсеннәр өчен, аларга 125 граммлы икмәк кисәкләре әзерләгәннәр. Чаралар азагында укучылар блокададагы шәһәрнең өлкәннәрен һәм балаларын батырлыкка, ныклыкка һәм Ватанга чиксез мәхәббәткә өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.