«Сәламәт яшәү рәвеше»

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 январь көнне Сабабаш авыл клубында «Сәламәт яшәү рәвеше»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның төп бурычы-сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен бирү, җәмәгать сәламәтлеген кадерләргә һәм сакларга өйрәтү, дөньяга карашны һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. Мәгълүмат сәгате барышында алып баручы катнашучыларга сәламәтлек–кешенең хезмәткә сәләтен билгеләүче һәм шәхеснең гармонияле үсешен тәэмин итүче беренче һәм иң мөһим ихтыяҗ булуы турында сөйләде. Үз сәламәтлеген саклау-һәркемнең турыдан-туры бурычы, ул аны әйләнә-тирәдәгеләргә күчерергә хокуклы түгел. Кеше үз сәламәтлеген үзе булдырган, аның өчен көрәшергә кирәк. Чара күңелле уеннар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International