21 гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 2 "Б" сыйныф укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр. Чара ахырында укучылар үзләре укый ала торган китапларны сайлап, өйләренә алдылар.