21 гыйнвар көнне Саба үзәк китапханәсендә "Туган җиренә мәхәббәт хакына. Фәннур Фатыйхов" очрашу кичәсе үткәрелде.
Якташыбыз Фәннур Фатыйховның тормыш юлы, иҗаты барланды. Чарага әнисе Минзилә ханым, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәмфирә Нуруллина, язучы Гөлсинә Галимуллина чакырулы иде,алар үз чиратында истәлекләр белән уртаклашып, теләкләрен җиткерделәр. Чарада видеоязма аша сыйныфташы Диләрә, Татар радиосында бергә эшләгән Рамил, Айваз,"Мәхәббәт хакына" Нәфис фильмында төп рольләрдә уйнаган Әдилә, Илфат үзләренең кайнар сәламнәрен теләкләрен юлладылар. Кунагыбыз нәфис фильмны төшерү барышындагы кызыклы вакыйгаларын искә төшерде, матур җырларын бүләк итте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк тапшырды.