«Әдипнең күңел бакчасы»

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе  көнне татар язучысы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Әдипнең күңел бакчасы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Үзе исән чагында язучының  дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да байтак:  «Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.  Балалар белән бергәләп шигырьләре укылды, яттан белгәннәре искә төшерелде. Бик яратып тизәйткечләрен кабатладылар, табышмак-шигырьләренә җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International