Гыйнварда Урал язучысы-әкиятче, фольклорчы, публицист һәм журналист Павел Петрович Бажовка 145 яшь тулган булыр иде. Әлеге юбилей датасына багышлап 19 гыйнвар көнне Олы Нырты мәдәният йортында һәм китапханәсендә «Бажов әкиятләре патшалыгында» дигән әдәби шкатулка үткәрелде. Балалар язучысының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Урал әкиятләренең гадәти булмаган һәм гаҗәеп дөньясына чумдылар: «Көмеш тояк» һәм «Таш чәчәк»мультфильмнарын карадылар һәм фикер алыштылар. Каралган материаллар буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр.