Бүген 18 гыйнварда Саба районының "Алтын туп" спорт комплексында Вәлимөхәммәтов Илмир Рушанович истәлегенә багышланган ир-атлар арасында мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган турнир узды. 

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген 18 гыйнварда Саба районының "Алтын туп" спорт комплексында Вәлимөхәммәтов Илмир Рушанович истәлегенә багышланган ир-атлар арасында мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган турнир узды.  Турнирда 7 команда катнашты . Ярышлар тыныч һәм дустанә шартларда узды. Турнир нәтиҗәләре буенча

1 урынны Теләче командасы алды 

2 урынны-Хыял (Шәмәрдән)командасы яулады 

3 нче урынны Старко (Саба)командасы алды

  Командалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә грамоталарны һәм бүләкләрне апалы-сеңелле Илмира Вәлимөхәммәтова һәм Ландыш Тимергалиева тапшырды

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International