Россиянең хәрби тарихы сугыш кырында солдатларның батырлыгы хәрби җитәкчеләрнең стратегик даһилыгы мисалларын белә. Алар фонында Сталинград эпопеясе аеруча аерылып тора. 16 январь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Монда һәркемнең Ватаны Сталинград булды» дигән хәтер сәгате үткәрелде.аның барышында әлеге тарихи датаның әһәмияте турында сөйләнелде. Чара барышында китапханә кунаклары тематик китаплар белән таныштылар. Чара Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.