«Сәйләннән сумкалар үрү»

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Явлаштау һәм Шекше авыл китапханәсе хезмәткәрләре Мишәбаш авылындагы китап бирү пунктында «Сәйләннән сумкалар үрү» дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс яңа башлап өйрәнүче кызлар өчен үткәрелде. Катнашучылар сәйләннән сумкалар үрү этапларын һәм нинди ысуллар белән эшләргә мөмкин икәнлеген үзләштерделәр. Чара китапханәләрнең традицион китап белән эшләү кысаларыннан чыгып, җирле халыкны иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү үрнәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International