16 гыйнвар көнне Эзмә урта мәктәбенең Алдынгылары кышкы күңелле стартлар үткәрде

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнвар көнне Эзмә урта мәктәбенең Алдынгылары  кышкы күңелле стартлар үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга, спортка кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыруга, физик сыйфатларны үстерүгә, уңай кәеф тудыруга юнәлдерелде. Балалар бик теләп, 2 командага бүленеп , спорт эстафеталарында, хәрәкәтле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Спорт чарасы балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Анда катнашып, балалар үзләрен көч һәм җитезлектә сынадылар. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек бәйрәме булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International