2025 елның 12 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә махсус һәрби операцияда һәлак булган герой Прохоров Андрей Петровичка һәм "ООО АРТ СВАРКА" компаниясе призларына багышланган биатлон буенча ярышлар узды. Ярышның ачылу тантанасында АРТ сварка компаниясе директоры Прохоров Артем Петрович чыгыш ясады. Кубок 2 этапта оештырылды: җәйге һәм кышкы этаплар, аларның нәтиҗәләре буенча һәр яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнде. Ярышларда Россияның 4 субъектыннан спортчылар, ата-аналар, тренерлар катнашты. Яр Чаллы, Можга, Казан шәһәрләреннән, Тукай, Саба районнарыннан, Алнашы авылыннан, Самара өлкәсеннән һәм Башкортостан республикасыннан барлыгы 138 спортчы стартка чыкты. Призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр Арт СВАРКА компаниясеннән кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
2010-2011 елгы егетләр арасында Хуҗин Инсаф абсолют җиңүче булды һәм кубок, грамота, медаль белән бүләкләнде.
2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында Әнвәр Шакирҗанов бронза медаль алды. Шул ук категориядә Абдуллин Алим чәчәкле тантанага эләкте һәм иганәче тарафыннан «Иң төгәл атучы» номинациясендә акчалата приз белән бүләкләнде.
2014-2015 елгы егетләр арасында Мәгъсүмов Самат мактаулы өченче урынны алды, шул ук категориядә Нигъмәтҗанов Әмир дүртенче урынны алды, шулай ук чәчәкле тантанада бүләкләнде.
Яшь биатлончыларыбызны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!