13 нче гыйнвар 2025 елда Иске Мичән мәдәният йортында “Яңа ел кичләре” дигән искечә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә иң актив авылдашлар җыелды.
Әлеге бәйрәм, программа нигезендә бик күңелле оештырылды. Авылдашлар Кыш бабайны каршы алды, аңа шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле ярышларда көч сынаштылар. Кыш бабай капчыгындагы тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр иң актив уенчыларга бирелде. Бу бәйрәмнән барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм Яңа ел кәефе алдылар.