Фортепиано классы укучыларының яңа ел концерты.

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

3 январь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано классы укучыларының яңа ел концерты булды (укытучы Хафизова Ч. Ф.).

 Концерт Иске Яңа ел бәйрәменә багышланган иде һәм хореография бүлеге укучылары өчен музыкаль "бүләк" булды. Укучылар бәйрәм программасы тәкъдим иттеләр, концерта  яңа инструменталь әсәрләр башкардылар. Концерт программасы әдәби-шигъри юллар белән үрелеп барды. Концерт чын "музыка бәйрәменә" әйләнде.

Концертның максаты: бәйрәм рухы булдыру, балаларның иҗади сәләтләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Мондый концертлар коллективны тупларга ярдәм итә. Сәхнәдә үз – үзеңне тоту,  концертларда чыгыш ясарга әзерли. Укучыларны берләштерә, музыкаль мәдәниятне формалаштыруга һәм баетуга ярдәм итә, музыкаль - образлы фикерләүне үстерә, шул исәптән хореография укучыларының да музыкаль багажын киңәйтә. Чыгыш ясаучылар тыңлаучыларны кызыклы репертуары һәм ихлас башкарулары белән сөендерделәр. Концерт программасы барлык тамашачыларга һәм катнашучыларга музыка белән аралашудан шатлык һәм рухи азык бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International