Явлаштау урта мәктәбендә экологик акция узды!

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Мәктәбебездә ел саен үтүче «Җимлек» акциясе үтте. 1 сыйныф укучылары әти-әниләр һәм укытучылар белән бергә кошлар өчен җимлекләр ясадылар. Балалар зур энтузиазм белән эшәделәр: җимлекләр матур, уңайлы килеп чыкты. Хәзер мәктәп территориясендә  канатлы дуслар өчен яңа «ашханәләр» барлыкка килде. Көн саен балалар аларга көнбагыш, тары һәм башка җимнәр салып торалар. «Ашханә»безгә канатлы дусларыбыз көн дә килеп сыйлана! Бу акцияне оештырырга ярдәм иткән һәркемгә, бигрәк тә безнең беренче сыйныф укучыларыбызга табигать турында кайгыртулары һәм тырышлыклары өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International