« Исәнме,иске яңа ел»

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә « Исәнме,иске яңа ел»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Алып баручылар барысын да Иске Яңа ел белән котлап  сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт һәм гаилә җылысы теләделәр. Катнашучылар Иске Яңа елны бәйрәм итү тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм аны нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында белделәр. Чарада катнашучылар   өчен төрле уеннар һәм конкурслар белән программа әзерләнгән иде . Чыршы утларының  яктысында алар  күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле узды. Барысы да өйләренә  күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International