13 гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы янында “Әдәби алан” проектында актив катнашучы Саба гимназиясенең 3 “В” сыйныф укучылары өчен “Бүген Иске Яңа ел” дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар. Укучылар 2 команда бүленеп, уен - биремнәрдә актив, бердәм булып көч сынашты. Чара ахырында Кыш Бабай ел буе “Әдәби алан” проектында биремнәрне төгәл үтәп барган өчен һәр укучыга рәхмәт хаты, истәлек бүләк тапшырды.