Табигатьнең могҗизалары күп. Шуларның берсе-ел фасылларының үзенчә матур һәм кызыклы алмашынуы. Һәр сезонның үз серләре, табышмаклары, әкиятләре. Ләкин иң тылсымлы әкиятләр-кышкылары. Кышкы әкиятләр - мавыктыргыч Яңа ел тарихлары гына түгел, ә тылсым да, могҗизалар да, кызыклы маҗаралар да. Югары Симет авыл китапханәсендә малайлар һәм кызлар өчен «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» дигән әдәби уен үткәрелде. Балалар Кышкы әкиятләр дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар: “Морозко”, “Снегурочка”, “Два Мороза”, “По-щучьему веленью” , “Снежная королева” , “Көмеш тояк”, “Госпожа метелица” , “Төлке һәм соры бүре " һ. б. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, кышкы табышмакларны чиштеләр, әкиятләрнең исемнәрендәге хаталарны төзәттеләр, төп геройларны һәм әкиятләрне өзек буенча чамаладылар. Барлык сорауларга төгәл һәм тиз җаваплар балаларның әкиятләрне яратуларын, хәтерләүләрен һәм укуларын күрсәтте. Чара азагында «тылсымлы әкиятләр илендә» китап күргәзмәсендә балалар «Кышкы» әкиятләр белән таныштылар.