Яңа ел бәйрәме-могҗиза көтү, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы. Һәм алар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, биюләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар ул.
3 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, Кыш Бабай һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы «Әдәби алан» проектында катнашучы балаларны “Рәхмәт хатлары” белән бүләкләделәр һәм барлык бәйрәмгә килгән балаларга күчтәәншчләр тараттылар.
Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.