Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена "Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары"туристик маршрутыннан кунаклар килде. Аларга музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Урманчыларның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау, үрчетү өлкәсендәге казанышларын һәм халыкның уңышка ирешүләрен чын күңелдән сокланып карадылар, кунаклар теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар, рәхмәт сүзләре белән туристлык маршрутының икенче ноктасына юнәлделәр.