Кышкы каникуллар вакытында да “Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннары” туристик маршруты буенча экскурсияләр оештырылды. Районыбыз кунаклары Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы тарихы музее, Сатыш авылындагы музей мәдрәсә һәм “Сабантуй” ат спорты комплексы маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Сабабызның Яңа елга бизәлешен тамаша кылдылар.