2025 елның 3 гыйнварында КССта һәм С Кыш Бабай призларына стендка ату буенча «Сабантуй» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе МБУ беренчелеге узды. Ярышларда "Сабантуй"спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Георгий Максимов җиңде, көмешне Кирилл Шиһапов яулады. Бронза медальгә Илназ Шакиров лаек булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да 3 разряд нормативын үтәделәр. Призерлар грамоталар, медальләр, шулай ук Кыш бабайның татлы бүләге белән бүләкләнделәр.