3 гыйнвар" Теләче-Арена «боз спорт сараенда Теләче һәм Саба районнары командалары арасында иптәшләрчә хоккей матчы узды.

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

3 гыйнвар «Теләче-Арена» боз спорт сараенда Теләче һәм Саба районнары командалары арасында иптәшләрчә хоккей матчы булды. Уеннар бик матур һәм мавыктыргыч булды. Анда ветераннар һәм яшь уенчылар катнашты.

Уенда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов катнашты.

Матчта 4:3 исәбе белән Саба районы командасы җиңү яулады. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

 

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International