Мичән авыл җирлегенә кергән Иске Мичән, Яңа Мичән, Керәнне мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысында кунакта” дигән бал-маскарад бәйрәмнәре үткәрделәр. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Авылдашларны, кайткан кунакларны Яңа ел белән котлады, музыкаль бүләк тә әзерләгән иде. Чара төрле персонажлар, алып баручылар катнашында музыкаль — театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга чакырды. Бәйрәм Кыш бабай белән Кар кызы да килгәч тагын да ямьләнепде. Бәйрәм мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр, скетчлар белән үрелеп барды. Бъгенге бәйрәм чарасы бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Барлык кунаклар канәгать булып һәм чын бәйрәм халәте алып таралды.