Яңа ел-һәркемнең иң көтеп алган иң яраткан бәйрәме, аның килүен балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә. Ул һәрвакыт үзендә яхшылыкка өмет, яхшы үзгәрешләргә өмет йөртә. Өлкәннәргә яңа ел кәефен бүләк итүче һәм әкияти атмосфера тудыручы ярдәм һәм уңай хис-кичерешләр аеруча мөһим.
31 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернаты хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы ролендә социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котладылар. Яңа ел бүләкләре өләштек. Кыш бабай белән Кар кызы яшәүчеләргә нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Өлкәннәр өчен бу чын сюрприз булды.