Бүген 30 декабрь көнне Саба Арена мәктәбенең фехтование бүлегендә өлкән һәм кече яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында Кыш Бабай призына турнир узды.
Приз фондын "Фермерские продукты" КФХ җитәкчесе Димитриев Роберт Павлович оештырган.
Кече яшьтәге кызлар арасында Шәрифуллина Азалия җиңүче булды, икенче урынны Карамова Мәрьям, өченче урынны Мифтахова Мария һәм Зинәтуллина Камилә бүлештеләр.
Кече малайлар арасында беренче урынны Хаиев Айзат, икенче урынны Шәрифуллин Илдан, өченче урынны Тимергалиев Илдан һәм Абдуллин Ибраһим алды.
Малайларның өлкән төркемендә Кутдусов Шамил җиңде, икенчедә-Чернов Виктор, өченчедә-Попов Даниил һәм Алиев Михаил.
Өлкән кызлар:
Фазлыева Амалия-1 урын
Шәймәрданова Айсылу-2 урын
Карамов Замир 3 урын
Попова Альбина 3 урын.
Өлкән балалар арасында абсолют җиңүче исеме өчен көрәштә Фазлыева Амалия һәм Кутдусов Шамил катнашты, аларда Амалия җиңү яулады.
Ярышларда катнашучыларның калганнарына да фермер продуктлары крестьян-фермер хуҗалыгыннан кыйммәтле призлар бирелде.
Җиңүчеләрне, призерларны, катнашучыларны, фехтование бүлегенең ата-аналарын, тренерларын, САБА-АРЕНА спорт мәктәбенең җитәкчелеген якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!