Ат спорты белән шөгыльләнүче балалар арасында Кыш бабай бүләгенә “Күңелле стартлар”

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

      2024 елның 25 декабрендә «Сабантуй» спорт мәктәбендә  ат спорты белән шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар арасында күңелле стартлар  булып узды. Анда Тимершык, Килдебәк, Шәмәрдән авылларыннан һәм Байлар Сабасыннан килгән балалар көч сынашты. Әлеге күңелле бәйрәм спортчыларыбызның физик әзерлеген  тикшерү ягыннан гына түгел, ә аларга яңа ел кәефе тудыру максатыннан да уздырылды . Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Кызыклы конкурслар үткәрелде: «Носильщики», «Каракатица», «Переход болота», «Битва капитанов»,  «Перетягивание каната», «Ложки», «Бег с обручами».

         Бәйрәм ахырында һәр катнашкан балага Кыш Бабайның бүләкләре таратылды. Бүләкләрне Кыш бабай белән Кар Кызы үзе тапшырды. Бәйрәм күңелле атмосферада узды.

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International