2024 елгы спорт мәктәбенең иң яхшы спортчысы

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә бүген спорт елына йомгак ясадылар һәм спорт мәктәбенең 2024 елның иң яхшы спортчыларын игълан иттеләр. «Саба-Арена» спорт мәктәбендә тантаналы кичә узды, анда «2024 елгы спорт мәктәбенең иң яхшы спортчысы» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде. Спортчыларны хөрмәтләү Яңа ел дискотекасының кульминацион өлеше булды. 

Быел конкурс беренче тапкыр уздырылды. Иң яхшылар исеме өчен 483 спортчы көрәште, нәтиҗәдә конкурс комиссиясе быел спортта югары казанышлар күрсәткән, шулай ук районда, республикада спорт һәм физик культура үсешенә зур өлеш керткән 5 җиңүчене билгеләде. 

Бадминтон бүлегенең «2024 спорт мәктәбенең иң яхшы спортчысы» исеме Зәйниев Айназга тантаналы рәвештә бирелде.

«Мәктәпнең өстәл теннисы буенча иң яхшы спортчысы " Вәлиуллина Риана булды. «Фехтование буенча иң яхшы спортчы " - Кутдусов Шамил, 

"Шахмат буенча иң яхшы спортчы" - Газизуллин Айдан, «ЛИН- өстәл теннисы иң яхшы спортчы» - Нигъмәтҗанова Алсу.

Шулай ук «конкурста катнашкан өчен» махсус номинацияләрендәге спортчылар Сафина Иделия, Вәлиуллин Әлфис билгеләп үтелде.

Моннан тыш, барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International