23 декабрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу үткәрде һәм елга йомгак ясады. Очрашуда шулай ук дистанцион рәвештә Кукмара районыннан волонтерлар, Тукай районыннан эшмәкәрләр һәм Саба районының Туктар авылыннан биш бала анасы (шуларның берсе махсус хәрби операциядә катнаша) Хәйбиева Фәнзия Сөләйман кызы да катнашты. Фәнзия апа да хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүдә актив катнаша. Фәнзия апа Республика Рәисеннән махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә нинди ярдәм күрсәтелүэ турында сорады. Рөстәм Нургалиевич волонтерларның, гади кешеләрнең һәм гаиләләрнең, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөмкин булган барлык чаралар белән ярдәм итүче предприятие, оешмаларның эшен югары бәяләде. Республика Рәисе шулай ук: "Без егетләребез турында кайгыртабыз, алар белән безнең элемтә бар, безнең анда махсус
куелган кешеләр бар, алар егетләр белән очраша, аларга нәрсә кирәклеген сорый. Яллар вакытында егетләр белән очрашулар уздырабыз, нинди ярдәм кирәклеген белешәбез һәм аларның барлык мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз. Яралыларга ярдәм итәбез, мөмкин булганның барысын да эшлибез». Шулай ук Рөстәм Нургалиевич махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен республика халкына рәхмәт белдерде.