“Юбилеең белән, мәктәбем!” Мичән төп мәктәбенә 50 ел.

2024 елның 22 декабре, якшәмбе

22 нче декабрь көнне Мичән мәктәбе ачылуның 50 еллыгы билгеләп үтелде. Ерак араларны якын итеп, мәктәбебездә эшләгән хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар, чакырылган кунаклар җыйналды. Бәйрәмне мәктәп директоры Шайхлисламов Булат Фәнит улы ачып җибәрде, аннан сүз район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре урынбасары Мифтахова Нәркиз Хаҗинур кызына, аннан Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улына бирелде. Бу көн – яшьлеккә, балачакка кайтып килергә, истәлекләрне барларга мөмкинлек бирде. Мәктәп тарихы, матур җырлар, яхшы теләкләр, истәлекләр белән үрелеп барды. Вакыт агышы сизелми дә үтте.  Бәйрәм, Сабирҗанова Финә Магруфовнаның “Юбилеең белән, мәктәбем!” исемле китабын тәкъдим итүе белән тагын да тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International