Урман сәнәгате комплексы өлкәсендә оператив вәзгыятьне тотрыкландыру максатыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл җирлегендә "Чыршы" оператив-профилактик чарасы үткәрделәр.
Әлеге чара Яңа ел бәйрәмнәре өчен ылыслы яшь токымнарны законсыз кисү, әзерләү фактларын ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән.
Оператив-профилактик чаралар барышында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Урман сагы вәкилләре белән берлектә, транспорт чараларын тикшерделәр.