22 нче декабрь көнне, Гаилә елын йомгаклау уңаеннан, ТНВ каналы үткәргән онлайн телемарафонда районыбыздан яшь пар катнашты. Алар – Мичән җирлегеннән Сабирҗанов Ильмир Ирек улы һәм Гатауллина Миләүшә Мөҗип кызы. Яңа Мичән егете Ильмир һәм Иске Мичән кызы Миләүшә 7 елочрашып йөргәннәр, классташлар һәм менә никахларын рәсмиләштереп, гаилә тормышына аяк бастылар.
Ильмир һәм Миләүшә! Сезне гомерегезнең тәүге уртак туе белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, аяз таңнар, тату көннәр телибез! Тормышыгызда шундый күңелле мизгелләр күп булсын!