23 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь куллануны профилактикалау атналыгы игълан итте.
Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольнең организмга тискәре йогынтысын ничек булдырмаска?
Җавап гади-алкогольне гомумән кулланмау.
⏩ ГАУЗ «РКНД МЗ РТ» баш табибы урынбасары, штаттан тыш баш белгеч, ТР ССМ психиатр-наркологы Резеда Хаева Яңа ел каникулларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү турында сөйләде.
Узеннен кәефеңне куркыныч астына кую урынына, бәйрәмнәрдә вакыт үткәрүнең альтернатив ысулларына игътибар итү яхшырак, алар кәефне күтәреп кенә калмыйча, сәламәтлекне дә ныгытачак.
Яңа ел каникулларында саф һавада җәяү йөрү, тимераякта, чанада яки чаңгыда шуу, театрларга һәм күргәзмәләргә йөрү күпкә файдалырак. Табигатьтә актив ял итү физик форманы яхшыртып кына калмый, күңел күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр дә бирә.
Шулай ук бәйрәм программасын уйларга кирәк: кызыклы уеннар, конкурслар һәм әңгәмәләр дусларны һәм якыннарны берләштерергә ярдәм итәчәк, җылы атмосфера тудырачак
Шәһәрнең Яңа ел утлары белән бизәлгән урамнары буйлап җиңел генә йөреп кайтырга онытмагыз.
Сәламәт гаилә яңа ел каникулларын оештыру алкогольнең организмга тискәре йогынтысын булдырмаска ярдәм итәр һәм бәйрәмне чын-чынлап үзенчәлекле итәр дип уйлыйм!
Сәламәтлегегезне һәм рухыгызны саклап, сез елның тылсымлы фасылының һәр мизгеленнән ләззәт ала аласыз.