“Дусларым минем янымда булганда” исемле ял кичәсе

2024 елның 8 декабре, якшәмбе

    Инвалидлар декадасы кысаларында, 4 декабрь көнне, Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Дусларым минем янымда булганда” исемле ял кичәсе үткәрделәр. Инвалидлар декадасына багышланган чаралар игелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын яктырак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итә.

  Кичәдә катнашучылар хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр яңгырады, музыкаль номерлар башкарылды. Алар кызыклы уеннар уйнадылар, музыкаль һәм бию уеннарында катнаштылар. Очрашу ахырында чарада катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды һәм алар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International