Килдебәк авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кистеләр. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең хезмәтләренә бөтен күңел җылысын, кайгыртучанлык һәм изге хисләрне салдылар. Әлеге токмач йорт учагын, хатыннары һәм әниләре әзерләгән тәмле ризыкны сагынган егетләребез өчен зур сөенеч булыр дип өметләнәбез.
Махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.