«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалында Сабалар 3 нче урында! 17 нче декабрь көнне, Казанда, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды.
2024 елның сезон ябылышы уенында барлыгы 5 команда катнашты . Алар Актаныш районыннан «Нәмәкәй», Саба районыннан «Сабалета» , Мамадыш районыннан «Изи», Казаннан «Дилүс улы» һәм «Керәшеннәр» командалары.
Уенчыларның осталыгына, шаяртуларына жюрида Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, "Мунча ташы" театры җитәкчесесе Гамил Әсхадулла бәя бирде. Безнең районнан "Сабалета" командасы чыгышында танылган актер, юморист Сирень Байрамов һәм ТНВ каналында шоулар, концертлар алып баручы Гөлназ Сәффарованы да күрергә була иде. "Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев әйтүенчә, быелгы сезонда татар телендә КВН уйнаучылар артып, командалар саны 27 гә җиткән. Республика буенча, сабаларның барлык уеннарда да призлы урыннар алып, финалда 3нче урынга чыгулары, команданың көчле һәм профессинал икәнлекләрен күрсәтә. Бу җиңүләре белән аларны чын күңелдән тәбрик итәбез!
2025 елның февралендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының яңа сезоны башланачак. Димәк, үзләренең бу өлкәдә осталыгы бар дип санаучыларга, мөмкинлекләрен сынап карау өчен юллар ачык дигән сүз.