Ел башында «Мин–мәктәп укучысы» кушымтасында Татарстан Республикасының 5-11 сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча цифрлы конкурс башланган иде. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гомәрова Айзилә җиңүче булды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Айзиләне котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.