Шекше төп мәктәбенең “Нур” драма түгәрәге укучылары Буа дәүләт драма театры оештырган төбәкара татар балалар театраль коллективлары фестиваль конкурсында катнашып 3 нче урынга лаек булдылар. Укучылар җитәкчеләре Фаваризова Р.Т. белән бүләкләү тантанасына бардылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез.