Ел саен 12 декабрьдә Россия РФ Конституциясе көнен билгеләп үтә. Ул төрле вакытлар кичерде, кайчакта бик үк яхшы булмады. Россиядә хәзер гамәлдә булган Конституция-демократизм принципларына нигезләнгән һәм РФ гражданины булган һәр кешенең мәнфәгатьләрен якларга чакырылган принципиаль яңа канун. Конституция көне кысаларында Лесхоз мәдәният йортында «Мин һәм илем Конституциясе»дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Җыелышта катнашучылар җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булу өчен үзләренең хокуклары турында гына түгел, бурычлары турында да белделәр.