Иске Мичән авыл халкы махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен маскировка челтәре үрүне дәвам итәләр. Монда авылның бар кешесе диярлек үзенең көчен, вакытын кызганмый һәркөн эштән соң авыл клубына җыела. Ирләр сетка үрү өчен чимал әзерләсә, ә хатын кызлар шул чималдан алдавыч сетка үрәләр. Монда килүчеләрнең уй- теләкләре бер: “Улларыбыз, авылдашларыбыз исән сау туган өйләренә тизерәк әйләнеп кайтса ярар иде”